Ура, каникуллар! Уен программасы.
1 июньдә Киекле авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Киекле авыл җирлеге башкарма комитеты оештырган "Ура, каникуллар!" дигән уен программасында катнашты.
Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышлап уздырылды.Киекле, Кизләү һәм Үрнәк авылларыннан бәйрәмгә килгән балалар кызыксынып әкият геройлары Мальвина һәм Соник уздырган төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, клоуннар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачты: җырлады һәм биеде.
Күбекле тамашада күңел ачу һәм татлы бүләкләр белән сыйлану балаларның бәйрәмен тагын да ямьлерәк итте.
Бәйрәм мөбәрак булсын!