Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Чыгарылыш кичәсе. Иртәнге кичә.

   Бүген, 30 майда, Киекле авылы китапханәсе "Умырзая" балалар бакчасы оештырган чыгарылыш кичәсендә катнашты.

Өлкән төркемдәге балалар һәм әти-әниләр бик матур һәм кызыклы итеп оештырылган кичәдә сөйкемле Бишле, шаян Икеле билгеләре, кызыксынучан Белмәмеш кебек әкият геройлары белән очрашты.

Шулай ук балаларның үзләре тарафыннан тырышып әзерләнгән шигырьләр сөйләнелде, матур биюләр башкарылды һәм киләчәк мәктәп тормышына багышланган җырлар җырланылды.

Әлбәттә, чыгарылыш балаларына һәр тарафтан изге теләкләр яңгырады, зурлар тарафыннан үгет-нәсыйхать сүзләре ишетелеп торды.

Кичә үтә дә күңелле һәм мавыктыргыч узды!