Йөрәктәге мәңгелек эз...Очрашу
Сугыш - кешеләр тормышында иң фаҗигале вакыйга.
Ул үзе белән авырту һәм югалту, рәхимсезлек һәм җимерү, күп кешеләрнең һәм, беренче чиратта, балаларның газапларын алып килә.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 26 апрельдә китапханә «Варислар» патриотик клубында катнашучыларның Киекле авылының сугыш чоры балалары белән очрашуын оештырды.
Чарада катнашучылар - сугыш чоры балалары үзләренең авыр балачаклары, укулары, хезмәт юллары турында сөйләделәр.
Чара видеосюжетлар, шигырьләр һәм слайдлар белән озатылды.