“Туган телгә сәяхәт”
Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.
Шул истәлекле датага багышлап, Киекле авылы китапханәсе авылның урта гомум белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфында «Туган телгә сәяхәт» исемле уен программасы оештырды.
Уздырылган чара Татарстан Республикасындагы милли телләргә багышланды.
Уендагы «И туган тел, и матур тел», «Иң күп сүз төзүче», «Тапкырларга - табышмак», «Милли киемнәрне сайла» кебек танып-белү турларында катнашкан балалар арасыннан туган телне белүчеләр ачыклады.
Уен биремнәрен үтәп, катнашучылар тере һәм образлы милли телләр дөньясына чумдылар, туган телдә аралашу балаларның сөйләмен төсле һәм аңлаешлы итәргә ярдәм итте.