Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

“Әкият сөючеләр”

Әкиятләрне барлык балалар да ярата: сихри һәм маҗаралы дөнья мавыктыра, күңелне күтәрә, яхшылык һәм гаделлеккә өйрәтә.

Әлбәттә инде, җәйге каникулның әкиятләрсез узуы мөмкин түгел.

Шул уңайдан Киекле авылы китапханәсендә оештырылган “Әкият сөючеләр” түгәрәгенә 31 июльдә мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар җыелды.

Балалар белән  “Колобок” - “Йомры икмәк” исемле рус халык әкиятен искә төшерделәр.

Викторинада катнашып татар, рус һәм чит ил әкиятләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Бик мавыгып үзләре бүген тыңлаган әкият герое Колобокны пластилиннан әвәләделәр.Укылган әкият балаларга зурларның рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә, таныш булмаган кешеләргә ышанып, алар белән урамда сөйләшмәскә, куркыныч булган очракта ярдәмгә чакыртырга кирәклекне тагын бер кат аңлатты.