“Балалар белән хәрәкәтле уеннар”
29 июль көнне Киекле авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уен мәйданчыгында кечкенә яшьтәге балалар өчен хәрәкәтчән уеннар оештырды. Саф һавада ял итү – гаджетларга менә дигән альтернатива. Шулай ук балаларга яшьтәшләре белән тере аралашу да бик файдалы булды. Балалар хәрәкәтчән уеннарда актив катнашты. Туп ату, йомыркалы кашыклар белән чабу, аркан тарту уеннарын яратып башкарды.
Балаларның ялы кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
Күмәк уеннар уңай эмоция калдырды.