«Бәхетле балачак»
Киекле авылы китапханәсе 1 июньдә «Бәхетле балачак» дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышлап эшләнелде. Ул кече яшьтәге укучыларга кызыклы китапларны танып-белү hәм алар белән берлектә җәйне мавыктыргыч үткәрүгә юнәлтелгән иде. Шулай ук китапка мәхәббәт уяту максаты да куелды.
Китаплар күргәзмәсендә Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк», Әлфис Гаязовның «Мин бәләкәй бит әле!» кебек балалар яратып укый торган әсәрләреннән тыш, рус әдәбияты балалар язучысы Борис Вайнерның «Негде яблоку упасть», чит ил язучысы Катрин Виленың «Мое маленькое море», «Мой маленький сад», «Мои маленькие джунгли» китаплары да урын алды.
Шулай ук яратылып өлгергән «Балачак энциклопедиясе», «Әкиятләр», «Әкият сөйлим сезгә», «Чудесные сказки» жыентыкларында балалар үзләре теләгән төрледән-төрле әсәрләрне сайлап ала алдылар.