“Фольклор нәрсә ул?”
5 июльдән, татар кешесенең акылын, зиһенен, зәвыгын һәм тәрбия тәҗрибәсен туплаган халык авыз иҗаты әсәрләренең үрнәкләре белән таныштыру ниятеннән чыгып Киекле авылы китапханәсендә “Фольклор нәрсә ул?” дигән китаплар күргәзмәсе эшләп килә. Күргәзмәдә татар халык иҗаты әсәрләре урын алды. Әкиятләр белән берлектә мәкальләр, ырымнар, җырлар да куелды.Татар халкының иҗатын туплаган бу күргәзмәнең тулылыгы укучыларда үз милләтенең күпкырлы рухи хәзинәләре белән горурлану хисләре тәрбияләде.