Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

“Дөнья матур, дөнья киң”

23 майда Киекле авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалны искә алу йөзеннән “Дөнья матур, дөнья киң” китаплар күргәзмәсе урын алды.Сатирик язучы, «Дөнья матур, дөнья киң», «Гөлмәрьям» һ.б. җырлары белән таныш булган әдипнең иҗатын ачып салган күргәзмәдә китаплар шактый зур урын алды. Аның иҗат томлыклары белән беррәттән “Туган як моңнары”, “Үз туксаны туксан” һәм башка китарлары укучылар игътибарына тапшырылды.