Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел»

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» социаль-гуманитар проектын гамәлгә  ашыру кысаларында Киекле авылы китапханәсе «Сугыш урлаган балачак» исеме астында тыл ветераны Фәсхетдинова Мәрхәбә Ризван кызы белән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәдәшебез 1929 елда дөньяга килә, сугыш башланганда аңа 12 яшь була. Олылылар белән беррәттән сугыш елларының ачысын-төчесен татый, җиңү сәгатен якынайту өчен тиңдәшсез хезмәт батырлыгын күрсәтә, ирләр өчен дә, үзләре әчен дә бар көчен биреп эшли. Бу очрашу барлык сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам буларак яңгырасын.