“Сугыш урлаган балачак” әңгәмә
“Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру кысаларында Киекле авылы китапханәсе “Сугыш урлаган балачак” исеме астында тыл ветераны Фәсхетдинова Мәрхәбә Ризван кызы белән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмәдәшебез 1929 елда дөньяга килә, сугыш башланганда аңа 12 яшь була. Олылар белән беррәттән сугыш елларының ачысын-төчесен татый, җиңү сәгатекн якынайту өчен тиңдәшсез хезмәт батырлыгын күрсәтә, ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчен биреп эшли.
Бу очрашу барлык сугыш хәм тыл ветераннарына ихтирам буларак яңгырады.