”Тукай һәм Туган тел”
Түбән Нурлат авылы китапханәсе”Тукай һәм Туган тел”дип исемләнгән кичә үткәрде.Кичәдә балалар бик теләп катнаштылар.Бала тугач та,беренче ана телен ишетә.Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында “Иң татлы тел,туган тел,анам сөйләп торган тел”дип әйткәннәр.Ана теле аша үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый,аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята,рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.