Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

”Батырлыкларыгыз алдында баш иябез”

15 нче февраль көнне Түбән Норлат авылы китапханәсендә Әфган сугышында катнашучыларны искә алдык,”Батырлыкларыгыз алдында баш иябез”дип исемләнгән әңгәмә уздырдык ,ә бер якташ егетебез Миншакир Бакировның яп-яшь килеш  Әфган җирендә чәчәк кебек гомере өзелде. 

Миншакир Бакировка багышланган  безнең авылдашыбыз  Алякимова Тәскирә язган  шигырен укыдык.

19 яшь иде аңа бары

Нинди гөмер күрде? Күрмәде

Ә яшисе бик тә килә иде,

Бар дөньяда илен бик бәхетле итеп

Күрү иде теләге.

Тик күрергә туры килмәде,

Һәммәсенең  халкы ул үзенең

Газиз гөмере белән түләде.