«Китап , һәм минем гаилә»
9 нчы гыйнвар көнне Тубән Нурлат китапханәсендә «Китап , һәм минем гаилә» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.Гаилә- ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул- җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
Шатлыклар –күңелебездә,
Ал кояш-күгебездә.
Рәхәтләнеп китап укыйк-
Китап күргәзмәсендә.