«Г.Камал – театр сәнгатенә нигез салучы»
19 нчы гыйнвар көнне Түбән Нурлат китапханәсендә Г.Камалның 140 еллыгына багышлап «Г.Камал – театр сәнгатенә нигез салучы» дип аталган китап күргәзмәсе һәм әңгәмә оештырылды. Китап күргәзмәсендә язучыбызның әсәрләре кергән китаплар, аның турында газетада басылган мәкаләләр куелган иде. Китап укучыларга күргәзмәгә күзәтү үткәрелде, алар язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар.