“Тәмугка баскыч”
1 декабрь көнне Түбән Норлат авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән “Тәмугка баскыч” дип аталган тәрбияви әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәбезнең төп максатлары:яшьләрнең тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандыру.Укучыларны әлеге чирне кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.Әңгәмәдә китап укучыларга СПИД ның кайчан килеп чыгуы һәм аның белән зарарланган кешенең гомере ничек тәмамлануы турында сөйләнелде. Шулай ук китапханәдә СПИД ка карата китап күргәзмәсе дә куелган иде. Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз,туганнарыбызны хәсрәткә салырга теләмибез дигән теләкләр белән әңгәмәбезне тәмамладык.