Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

Иң тату гаилә”- дигән чара үткәрдек.

Ноябрь аенда халык бердәмлеге көненә карата “Иң тату гаилә”- дигән чара үткәрдек. Бу чараны Гумеров Ирек Рафаэл улының өенә барып,аларның көндәлек тормышлары белән танышып,сөйләшеп,кич утырып үткәрдек.Кызлары Гүзәл бик актив кыз бала.Мәктәптә,мәдәният йортында,китапханәдә үткәрелгән һәрбер чарадан катнашып килә.Матур итеп төрле халык биюләрен бии ,район күләмендә һәм башкалабыз Казан шәһәрендә шигырь конкурсында мактаулы урыннар алып кайтты. Гумеровлар гаиләсендә татулык  хөкем сөрә,әнисе кызы белән ашарга әзерләгән арада,әтисе улы белән спорт белән шөгылләнә.Кичке аштан соң бергәләп кызыклы китаплар укыйлар,гаилә белән  китапханәгә йөриләр.