Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

"Әнием минем сердәшем"

4нче- шәһәр филиалы Түбән Нурлат авылы китапханәсендә "Әнием минем сердәшем" дигән тема астында әниләр һәм балалар белән бәйрәм уздырдык. Без алар белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расладык. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әниләр һәм балалар белән уеннар уйнап бик куңелле ял иттек. "Әнием минем сердәшем"  дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.Анда әниләр турында язылган китаплар, вакытлы матбугатта басылып чыккан мәгълүматлар урын алды. Китап күргәзмәсе белән китап укучылар бик теләп таныштылар.