“Гомер көзегез җылы булсын”
5 октябрь көнне Түбән-Норлат китапханә мәдәният йорты белән берлектә “Гомер көзегез җылы булсын”- дигән исем астында ,Түбән-Норлат мәдәният йортында эшләп лаеклы ялга чыккан апалар белән өлкәннәр көне уздырдык. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Чәй табыны артында өлкәннәр үзләре эшләгән вакытта булган кызыклы хәлләрне искә төшереп, күмәк җырлар җырлап,китапханәдәге яңа китаплар белән танышып бик кызык итеп утырдылар. Оештырган кичәбез өлкәннәребезгә бик охшады.