Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

«Кызыл китап ни сөйли» исемле тематик кичә үткәрелде.

  15 нчы сентябрь көнне шәһәрнең   №4  филиалында     «Кызыл китап ни сөйли»   исемле тематик кичә үткәрелде. Кызыл китапка кергән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту, табигатькә карата сак булырга өйрәтелде. Балаларга  сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштырдым, аның әһәмиятен аңлаттым. Җир йөзендә бик сирәк очрый торган үсемлекләрне, хайваннарны, кошларны Кызыл китапка кертәләр. Алар саклауга мохтаҗ. Сирәк калган һәм бетеп баручы үсемлек, җәнлек, кош-кортларны саклап калуда тыюлыкларның әһәмияте зур.