Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

Гаиләнең төп бурычы, ягъни,стратегиясе-балалар тәрбияләү.

Гаиләнең төп бурычы, ягъни,стратегиясе-балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә.Һәркем баласын итагатьле,эш сөючән,белемле,кешелекле ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели.Әмма теләк белән чынбарлык арасы, күк белән җир арасы кебек булырга мөмкин.Ел да 15 майда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез .Шул уңайдан Түбән-Норлат авыл китапханәсе, мәдәният йөрты белән берлектә “Гаилә-бәхет ачкычы” дип исемләнгән кичә уздырды. Кичәбезнең төп максаты  ата-аналарны, гаиләләрне, балаларны тәрбияләүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән иде. Чарабызда авылыбызның уңган гаиләләре катнашты. Алар китапханәче әзерләгән төрле сорауларга  җаваплар бирделәр,кызыклы  уеннарда катнаштылар . Китапханәдә “Гаилә-бәхет ачкычы”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде, китапханәче  кичәгә килгән гаиләләр  белән күргәзмәгә куелган  китаплар буенча күзәтү  үткәрде.Гаилә көненә  багышланган чара бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.