8 нче май көнне Түбән Норлат авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Бөек җиңү көненә багышланган митинг уздырды
8 нче май көнне Түбән Норлат авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Бөек җиңү көненә багышланган митинг уздырды. Лаеклы ялдагы мәктәп директоры Мирза абый Хуҗаханов авылдашларыбызның Җиңүне якынайтуга керткән батырлыклары һәм тырышгы турында сөйләде. Сугыш кырында үлеп калганнарның исемлеген укыды. Сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗигалы булуын һәрберебез дә аңлый. Сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәтебез олы. Сугыш елларының бар авырлыгын үз җилкәләрендә татыган балалар язмышының ачылыгын тыныч тормышның кадерен белеп, үткәннәргә ихтирам белән карау ул безнең бурычыбыз.