Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

“Китапханәдә яңа китаплар һәм җурналлар”

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә. Кичәбезне дә “Китапханәдә яңа китаплар һәм җурналлар” - дип аталган күргәзмә оештырылды, китап сәючеләр китап җурналлар белән таныштылар.