23нче февраль көнне Тубән-Норлат китапханәсе ,мәдәният йорты белән берлектә авыл әрәмәсендә чаңгы ярышы уздырдык.
23нче февраль көнне Тубән-Норлат китапханәсе ,мәдәният йорты белән берлектә авыл әрәмәсендә чаңгы ярышы уздырдык. 30 градус салкын булуга карамастан авыл халкы бәйрәмдә бик теләп катнашты. Чаңгы ярышы терле яшьтәге кешеләр арасында оештырылды. Урманның саф һавасын организмга һәм кешенең үзенә тәэсир көче югары" - диләр. Бәйрәм ахырында барлык җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге саф һавада бик күңелле узды.