Түбән Норлат авылы китапханәсендә"Алтын киңәшләр"- исемле сәламатлек кичәсе уздырылды
Түбән Норлат авылы китапханәсендә"Алтын киңәшләр"- исемле сәламатлек кичәсе уздырылды .Кичәгә авылыбызның бүгенге көндә үзләренең яраткан эшләре белән хезмәт итүчеләр һәм тәжрибә туплаган өлкән яшьтәге апалар белән үткәрелде. “Хәрәкәттә бәрәкәт”- девизын истә тотып үзләренең физик яктанда актив булуларын күрсәттеләр,алар халкыбызның медицинасы белән дә бик хәбәрдәр иделәр һәм төрле үләннәр белән дәвалау серләре белән уртаклаштылар.
Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәүөчен сәламәтлек кирәк. Саулык- иң зур байлык, диләр.Чөнки ул булмаса , кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә,җәмгыятьтормышында актив катнаша, хезмәттән уеннан канәгатьлек таба. Сәламәтле кул-кул астындагы хәзинә. “Сәламәтлек-җәүһәр, ләкин тиз югала”,- дигән татар халкы. Чыннан да, җәүһәр ул- кыйммәтле таш. Әгәраны сакламасаң, улюгалырга мөмкин. Сәламәтлектә шулай. Әгәр сау- сәламәт вакытта сәламәтлекнең кадерен белмәсәң, ул бик тиз югала. Ә югалкан саулыкны кайгырту бик кыен. Шуңа күрә, сау- сәламәт булганда, аның кадерен белергә кирәк.Кичәгә багышлап “Алтын киңәшләр”-исемле китап күргәзмәсе оештырдым .