Без төрле, әмма террорга каршы без бергә
25 май көнне "Без төрле,әмма террорга каршы без бергә" дигән исем астында балалар белән террорга каршы хокукый сәгать уздырдык. Чараның төп максаты - уяулык күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтү, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык, ватанпәрвәрлек, Ватанга хөрмәт формалаштыру. Балаларга терроризмның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында сөйләдек.