Космонавтика көне
Ел саен 12 нче апрельдә бөтен дөнья кешелек өчен истәлекле көн – кешенең космоска беренче очышы булган көн билгеләп үтелә. Бу вакыйга яңа космик эра башлануга старт булды. Без дә балалар белән «Космонавтика көне» билгеләп үттек. Балалар Йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар.