Шәһәр филиалы №4-Түбән Нурлат авылы китапханәсендә "Кызыл китап ни сөйли" экологик кичәсе үтте.
Шәһәр филиалы №4-Түбән Нурлат авылы китапханәсендә "Кызыл китап ни сөйли" экологик кичәсе үтте. Кичә табигый тавышлар, сихри музыка белән башланып китте. Шул марш көенә китапханәче Л.Йосыпова Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” шигырен укыганнан соң, әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда кәбәләкләр очсын, кошлар сайрасын өчен, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәклеген аңлатты. Ул Татарстан Республикасының “ Кызыл китабы” белән таныштырды; кызыл төс - тыю билгесе, шуңа күрә китапка юкка чыгып баручы кош- корт, җәнлек, бөҗәк, үсемлекләрне теркәп барылуын күрсәтте. Кичәнең ахырында катнашучы яшьләр табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыттылар