Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

Нурлатым-нурлы ягым

                                                            Нурлатым-нурлы ягым

4нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә Туган якны ярату, аның табигатен, күренекле кешеләрен, язучыларыбызны белү максатыннан ”Нурлатым – нурлы ягым”дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырдым. Күргәзмәгә  Нурлат районы җирендә туып үскән язучыларыбызның китаплары куелды. Алар Фәүзия Мөхәммәтова,Сәкинә Хайруллина,Илдус Диндаров,Роза Маслахова, Гелүсә Нугаева һ.б. Китап укучылар үзләренең туып үскән ягы турында  кызыклы мәгьлүматлар  алдылар. Язучыларның китапларын зур кызыксыну белән карадылар һәм өйләрендә укырга дип яздырып та алдылар.