“Яратам туган ягымны”
4нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә “Яратам туган ягымны” дип исемләнгән әңгәмә үткәрдем.Китап укучыларда туган телебезгә,туган ягыбызга карата кызыксыну хисе уяттык,аларга авылыбызның тарихын күренекле кешеләре, якташ язучыларыбыз,истәлекле урыннар турында сөйләдем,күргәзмәгә куелган китаплар белән якыннан таныштырдым.Туган ягыбызга багышланган әңгәмә бик эчтәлекле үтте.