“Туган ягым минем - тере тарихым”
Түбән Норлат авылы китапханәсендә китап укучылар өчен “Туган ягым минем - тере тарихым” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә урнаштырылган китаплар укучыларда үзләренең туган ягын ,шәһәр һәм авыл тарихын һәм туган табигатен, танылган һәм мактаулы якташлары,язучылары турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итәчәк.