«Мәңгелек яз»
Мөхәммәт Сөнгать (Сөнгатулла) улы Мәһдиев ― Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, КДУ (КФУ) укытучысы.
Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылы мулласы Сөнгатулла Мәһдиев гаиләсендә дөньяга килгән.
Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан Биккол авылы китапханәсендә «Мәңгелек яз» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.