Бикуловская сельская библиотека - филиал № 7

«Янар таулар яктысында»

 Мәдинә Маликованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан Биккол авылы китапханәсендә аның әсәрләренә библиографик китап күзәтү уздырылды.

«Югалган якутлар» (2003), «Чәчкә балы» (2004) исемле маҗаралы повестьлары, «Шәфкать» роман һәм повестьлары, «Фидая» романы, «Алтын ятьмә» повесть, хикәяләр, пьесалары китап укучылар күңелендә киң урын ала. Китапханәдә оештырылган «Янар таулар яктысында» дип аталган күргәзмәдә бу китаплар белән танышырга мөмкин. «Кызыл гөл» китабы урыс теленә тәрҗемә ителгән. «Сөйгән ярын назга күмеп, бәхет бишегендә генә тибрәтү турында кем генә хыялланмый икән? Әмма бу матур теләкне
тормышка ашыра беләбезме без?

Кызганыч, күпләр үзләренең парларына сөюнең татлы шәрабы урынына ачы агу бирәләр. Явызлык теләгәннән түгел, ә бәлки,
вөҗдан сафлыгын саклый белмәгәнлектән. Мәхәббәт белән мәкер арасындагы көрәш сызыгы кешеләр йөрәге аша үтә. Бу китап менә шул хакта»