Бикуловская сельская библиотека - филиал № 7

«Иң гүзәл җир»

Язучы Камил Кәримовның 75 еллык гомер бәйрәме хөрмәтенә Биккол авыл китапханәсендә «Иң гүзәл җир» дип аталган күргәзмә оештырылды һәм шунда урнаштырылган китапларга күзәтү үткрелде. Язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Камил Кәримовка 75 яшь тулу уңаеннан аның турында мәгълүмат тәкъдим итәбез. Китапханәдә аның «Ком сәгате» һәм «Карурманда кара песи» китаплары белән якыннан таныша аласыз.