Бикуловская сельская библиотека - филиал № 7

Наркомания - афәт ул

Бикол авылы китапханәсендә “Наркомания - киләчәксез тормыш” дигән исем астында чара үткәрелде. Авылның фельдшеры Сафиуллина Миннур балаларга наркотик мәтдәләрнең организмына зарары турында  сөйләде, балаларның сорауларына  җавап бирде. Яшүсмерләр үзләре дә наркотиклар һәм аларның  зарары турында  белгәннәре белән уртаклаштылар.

Китапханәче Наил Калимуллин “Наркомания - афәт ул”  дип аталган күргәзмә белән таныштырды.