“Сугыш –давыл кебек булып үтте”
Фома авылы китапханәсендә Бөек җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Сугыш –давыл кебек булып үтте”дип аталган патриотик сәгать булып үтте. Бу көннәрдә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны олы ихтирам белән искә төшерә, аларның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш ия.Патриотик сәгаткә сугыш чоры балалары булган өлкән буын белән очрашуга яшь буын китап укучылары чакырылды. Сугыш вакытында бала –чага булган,әтиләрен сугышка озатып ятим үскән,сугыш ачысын кичергән әби –бабайлар балаларга үзләренең күргәннәрен сөйләделәр.Без үткәндәге сугыш афәтләрен онытырга тиеш түгел һәм хакыбыз юк! Олыларга саулык сәләмәтлек ,озын гомер телибез.