Фома авылы китапханәсендә Россия Федерациясенең символлары дип аталган күргәзмә булып үтте..
Фома авылы китапханәсендә Россия Федерациясенең символлары дип аталган күргәзмә булып үтте.Мин китап укучыларга Россиянең флагы турында сөйләдем. Бәйрәм көннәрендә безнең урамнарда һәм йортларда Россия флаглары җилферди. Флаг өстҽн аска таба бер-бер артлы урнашкан өч төстәге – ак, зәңгәр һәм кызыл полосалардан тора.
Россия флагындагы төсләр символикасын ничек аңлатырга соң?
Аста –кызыл төс( батырлык) , уртада – күк төсе (һава төсе, тугрылык), иң өстә ак төс (тынычлык,чисталык )урнашкан.
Россиянең тарихи флагы 1991 елда кабат гамәлгә керде. 22 августта без Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгелҽп үтәбез. Россиянең Дәүләт флагына күрсәтелә торган ихтирам Җиңү Кызыл байрагына да күрсәтелә. Бу – Бөек Ватан сугышында җиңүчеләргә безнең рәхмәтебез билгесе. ― Нәрсә ул Дәүләт символлары?
Дәүләт символлары – герб, флаг һәм гимн – илебезнең абруе символлары. Символлар бөтен халыкны тупларга һәм берләштерергә тиешләр. Аларны ихтирам итмәү дәүләткә карата ихтирамсызлык күрсәтү булып бәяләнә. Без барыбыз да – Россия гражданнары, ә бу безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз бар дигән сүз. Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә. Әйдәгез, үз казанышларыбызның да, ата-бабаларыбыз казанышларының да кадерен белик.