“Гаилә –бәхет ачкычы “
Фома авылы китапханәсендә гаилә көненә багышланган “Гаилә –бәхет ачкычы “дип исемләнгән китап укучылар белән әңгәмә үткәрдем.Әңгәмәдә “Гаилә һәм балалар”дип аталган китаптан “Ана җылысы” хикәясеннән өзек укыдым . Ана һәм бала бу ике сүз: дөньяның бар җылысыда ,назыда сыйган сабырлык,уңганлык,тыйнаклык,зирәклек,мәрхәмәтлелек орлыклары гаиләдә салына. Ә мәктәптә инде формалаша,яңадан яңа бурычлар өстәлә . Хәзерге заманда баланы ничек тәрбияләргә ,һәр сораган әйберне алып бирергәме, компьютер ,телефонны чикләргәме ,эшкә ничек өйрәтергә без китап укучылар белән шул турыда сөйләштек. Йөрәк җылысын биреп үстергән балаларыбыз акыллы да ,тыңлаучан да сәләмәт булып тулы гаиләдә үссеннәр дигән теләкләр белән әңгәмәбезне тәмамладык.