“Шәхесләребез Каюм Насыйри”
24 октябрь көнне Фома авыл китапханәсендә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан “Шәхесләребез Каюм Насыйри” исемле танып-белү сәгате уздырылылды. Китапханәче укучыларын XIX гасырда күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар әдәби, педагогик эшчәнлеге дәвамында ул сәнгать әдәбияты, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннәрнең башка тармаклары буенча 40 ка якын хезмәт бастырып чыгарганын белделәр.