“Әтиләр белән без бәхетле”
19 октябрь көнне Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Әтиләр белән без бәхетле” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында бала тормышында иң мөһим рольне кем уйный,бу көн әтиләргә рәхмәт әйтә торган көн икәне турында сөйләштек. Балалар үзләренең әтиләре белән таныштырдылар, әтиләре турында, ничек булышулары, бергә ял итүләре, ягымлы, игелекле, ярдәмчел булулары турында сөйләделәр.