Ком сәгате
1 июль көнне Фома авылы китапханәсендә язучы, прозаик Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Әдһәм улы Кәримовның 75 яшьлек юбилейы уңаеннан “Ком сәгате” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде. Китаплар күргәзмәсенә Камил Кәримовның Карурманда кара песи,Ком сәгате, Игезәкләр йолдызлыгы һәм башка китаплары куелды. Мәйдан журналының 2010 ел №6 саны тулысынча Камил Кәримовның иҗатына багышланган. Без шул журнал белән таныштык. ”Алдавыч көз“ дип исемләнгән повестын укып фикерләр алыштык. Китап укучылар Камил Кәримовның роман ,повестьларын яратып укыйлар. Аның әсәрләрендә мәхәббәт,гаилә,җәмгыяттә кеше язмышы сүрәтләнә. Авторның әсәрләре җор йөгерек тел табигатькә соклану, юмор һәм сатира белән үрелеп язылган.