“Минем гаиләмдә – сугыш чоры хәтирәсе”
7 май көнне Фома авылы китапханәсендә Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш чоры балалары белән “Минем гаиләмдә – сугыш чоры хәтирәсе” дип исемләнгән истәлек очрашу булып үтте. Әтиләре сугышта үлгән, бала чаклары сугыш чорында үткән Миннегел апа Мирзазянова Минниса апа Галимова үзләренең бала чаклары турында истәлекләрен сөйләделәр, “Хәтер китабы” битләреннән әтиләренең исем фамилияләрен таптылар.