“Пушкин әкиятләрен укыйбыз”
Быел Россиядә Александр Сергевич Пушкинның тууына 225 ел билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Пушкин әкиятләрен укыйбыз” исемле чара үткәрелде. Без китап укучылар белән шагыйрьнең биографиясе ,әкият геройлары белән таныштык. Әкиятләрен укып фикерләр алыштык. Аның яхшы, күңелле һәм гыйбрәтле әкиятләре озак еллар буенча безнең дуслар һәм киңәшчеләр булып тора. Геройлары безгә яхшылыкны яманлыктан, дөреслекне ялганнан аерырга, гадел һәм кыю булырга ярдәм итә.