«Сәләмәт булыйм дисәң»
17 июль Фома авылы китапханәсендә “Сәләмәт булыйм дисәң” исем астында укучылар белән сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Зурлар да, балалар да сәламәт, матур, тулы көч булырга телиләр. Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бары тик сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белү һәм үтәү генә. Нәрсә соң ул - сәламәт яшәү рәвеше? Балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше - сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләр ул. Шулай итеп, сәламәт булу өчен шәхси гигиена кагыйдәләре, көндәлек режим, дөрес тукланырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк.