“Туган җирем Татарстан“
30 август Татарстан Республикасы көне уңаеннан Фома авылы китапханәсендә “Туган җирем Татарстан “ дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде . Китаплар күргәзмәсенә Республикабызның үткәнен, тарихын, казанышларын,күренекле урыннарын чагылдырган китаплар куелды. Шундый китаплардан “Ватаным –Татарстан”,”Увлекательный Татарстан», «Татарстан –Ватаным минем»китаплары китап укучылар өчен кызыклы булды. Кеше үзенең туган җиренең тарихын белергә тиеш. Без туган җиребез белән горурланабыз.