«Сугышның хатын-кыз йөзле түгел»
Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: «Сугышлар кабатланмасын»
Фома авылы китапханәсе 27 июнь көнне «Сугышның хатын-кыз йөзле түгел» проекты кысаларында сугыш чоры баласы Гафурова Сәлимә апа белән очрашу үткәрде. Чара барышында Сәлимә апа сугыш елларында күргән авырлыклары белән уртаклашты.