«Без кабат Пушкинны укыйбыз»
6 июнь көнне бөтен ил Пушкин көнен билгеләп үтә. Бу әдәбиятта гына түгел, ә бүген дә замандаш була алган бөек рус шагыйрен яратучы һәр кеше өчен дә истәлекле көн. Пушкин безгә иртә балачакта килә һәм гомер буе кала. Бу шагыйрьнең әсәрләрен белмәгән һәм яратмаган кешене табу кыен. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Шушы истәлекле дата кысаларында Фома авылы китапханәсендә «Без кабат Пушкинны укыйбыз» дип исемләнгән кычкырып укулар белән берлектә китап укучыларга китаплар күргәзмәсе тәкьдим итте.Без Пушкинның әкиятләрен укыдык,китапларына күзәтү ясадык. Кичә күңелле үтте.