Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Изге Болгар”

 

 Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан  21 май көнне Фома авылы китапханәсе үзенең  китап укучыларына “Изге Болгар” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкьдим итте.Китаплар  күргәзмәсенә “Изге Болгар”,Әзһәр Мөхәммәдиевның “Борынгы хазар һәм Болгар акчалары“, “Татарстан – минем Ватаным” китаплары куелды.Бу китапларда  борынгы Болгар шәһәре турында тәфсиләп язылган. Болгар шәһәре турында ишетмәгән ,аның таш пулатлары мәчет ,манаралары хакында белмәгән кеше юктыр.Ел саен Болгар шәһәренә меңләгән туристлар килә.Без үзебезнең тарихыбызны белергә тиешбез.