“Табигатьнең гүзәл җырчысы”
Фома авылы китапханәсендә язучы Габделхәй Сабитовның тууына 85 ел уңаеннан китапларына “Табигатьнең гүзәл җырчысы” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәгә язучының төрле елларда иҗат ителгән китаплары куелды. Танылган язучы Габделхәй Сабитовның китаплары халыкчан матур тел белән кызыклы, табигый сюжетларга корып язылган. Аның хикәяләрендә табигать белән кешенең берлеген сизеп торасың. Табигатькә, аның серләренә һәм Җиргә соклану исә алар өчен борчылу хисе белән үрелеп бара. Аның иҗаты табигатьне яратырга өйрәтә