Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Наркотиклар турында без нәрсә беләбез”

26 июнь Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә яшь үсмерләр белән “Наркотиклар турында без нәрсә беләбез” дигән исем астында сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Наркомания - ул авыр авыру, дәваланмый торган авыру, баш миен, психиканы, кешенең (бигрәк тә яшүсмер) физик сәламәтлеген җимерә һәм вакытыннан алда үлем белән тәмамлана торган авыру турында сөйләдем. Мин шуны әйтәсем килә: "наркотикларга кагылмагыз, аларны кулланмагыз. Сезне һәм якыннарыгызны нинди кайгы көтә дип уйлагыз!" Наркотикларны еш кына "ак үлем"дип атыйлар. Кеше никадәр элек күнегсә, аның аргонизмы шулкадәр тизрәк бетә.. Әгәр кеше наркотиклардан баш тарта алган икән,аның ихтыяр көче бар.Сәләмәтлек сәгате файдалы үтте.